Казанның​ Яңа​ Савин​ районында​ эш​ бирүче​ көне​ узды

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

17​ нче​ сентябрь​ көнне​ Казанның​ Яңа​ Савин районы​ мәшгульлек​ үзәгендә​ «Бинхарст» ҖЧҖ​ катнашында​ эш​ бирүче​ көне​ уздырылды.​

Эш​ эзләүчеләргә​ түбәндәге​ белгечлекләр​ буенча​ вакансияләр​ тәкъдим​ ителде:​ пешекче, кондитер,​ кайнар​ цех​ пешекчесе,​ салкын​ цех​ пешекчесе,​ әзерләүче,​ җыештыручы.​

Эш​ бирүче​ вәкиле​ казанлыларны​ хезмәт​ шартлары,​ ялланган​ персоналга​ карата​ таләпләр​ белән​ таныштырды,​ кызыксындырган​ сорауларга​ җавап​ бирде.​

Моннан​ тыш,​ мәшгульлек​ үзәге​ стендларында​ Яңа​ Савин​ районының​ төрле​ предприятиеләреннән​ 1 220 вакансия​ тәкъдим​ ителгән​ иде.​

Чарага​ 63​ кеше​ килде,​ шуларның​ 57се​ – хатын-кыз.​ Катнашучылар​ вакансияләр​ турында​ кирәкле​ мәгълүмат​ алдылар,​ хезмәт​ һәм​ мәшгульлек,​ һөнәри​ белем​ бирү​ һәм​ яңадан​ укыту​ мәсьәләләре​ буенча​ белгечләр​ консультацияләре​ алдылар.​

Ике​ эшсез​ граждан​ эшкә​ юллама​ алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International