ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Чистай муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.
Шулай итеп, «Партнер» ҖЧҖ 9 хезмәткәр алдындагы гомуми 417,328 мең сумлык бурычын түләде.
Бөгелмә муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. «Агропродукт» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 465,8 мең сум түләде.