Тәтеш районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне даими тикшерәләр

2020 елның 18 сентябре, җомга

16 нчы сентябрь көнне Тәтеш муниципаль районында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ведомствоара чыгу оештырылды. Бу юлы 6 нчы социаль участок территориясендә яшәүче гаиләләр тикшерелде.

Ведомствоара комиссия составына түбәндәгеләр керде: «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече И. Е. Шитова, балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Н. Г. Болтунова һәм мәгариф бүлеге методисты С. Н. Мальченко.

Рейд барышында Алекина Поляна, Чинчурино, Нармонка, Монастырск, Лаптевка авыллары территориясендә яшәүче тугыз гаиләнең яшәү-көнкүреш шартлары тикшерелде. Чаралар нәтиҗәсендә бер гаиләдә ата-ана бурычлары тиешенчә үтәлмәве ачыкланды, кирәкле чаралар күрелде.

Барлык гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде, автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International