Югары Осланда «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәгълүмати акция үткәрде.
Халык арасында «Әгәр сезне заложникларга алсалар», «Әгәр сез шикле предмет тапсагыз» дигән буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды. Акциянең максаты безнең илдә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору өчен барлык көчләрне берләштереп, терроризмга «юк» дип әйтергә чакыру иде.