«Әлмәт-икмәк» ҖЧҖ 74 хезмәткәргә 3507,7 мең сум түләде.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өйдә тәрбияләүче туганнары өчен уку курсы дәвам итә.
«Оста куллар» түгәрәге эше кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар яңа төр рәсем ясау техникасын үзләштерделәр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары психолог Чулпан Галләмова белән берлектә Театр паркына сәяхәт кылдылар.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор И. В. Окушко белән берлектә балалар сәйләннән искиткеч әйберләр ясыйлар.
18 сентябрь көнне Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, Карау мәктәбендә чираттагы практик дәрес узды. Чарада барлыгы өч сиделка катнашты.
16 нчы сентябрь көнне Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем һөнәрем – киләчәккә юл» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә шулай ук мәшгульлек үзәге белгечләре дә катнашты.
17 сентябрьдә Минзәләдә балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча «Җиңү варислары» эш программасын тормышка ашыру кысаларында «Тормыш көзе җылы булсын» дигән акция узды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Александр Федорович Ткачев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. «Алтын яшь» иреклеләр отряды активисты, ул һәрвакыт тирә-юньдәгеләрне күтәренке кәеф белән таң калдыра.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Д. В. Җамалетдинова «Мозартика» программасы буенча тернәкләндерү-уен дәресе үткәрде. Чарада «Преодоление» клубына йөрүче балалар катнашты.