«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында уку тренировкасы узды. Профилактик чараның максаты – гадәттән тыш хәл: янгын, террорчылык куркынычы янаганда персоналның гамәлләрен эшкәртү.
Тренировка алдыннан персонал белән планнан тыш инструктаж үткәрелде. Хәзерге вакытта «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында терроризмга каршы куркынычсызлык режимы кертелүгә аерым игътибар юнәлтелде.
Күнегүләр барышында учреждение хезмәткәрләре интернат-йорт бинасыннан яшәүчеләрне эвакуацияләүне оештырдылар. Тренировка уңышлы узды.