«Салават күпере» үзәге яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү буенча эш алып бара

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Людмила Голубева балигъ булмаган балалар белән «Тормыш берәү генә!» дигән кинолекторий уздырды. Аның максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү иде.

Кинолекторий – тәрбия эшенең бер формасы, ул фильм карау һәм фикер алышуны үз эченә ала. Малайлар һәм кызлар «Яшүсмерләр арасында җинаятьчелек» социаль ролигын карадылар һәм фикер алышуда актив катнаштылар. Яшүсмерләр «хокук бозу» һәм «җинаять» төшенчәләре белән таныштылар.

Дәрес ахырында балалар «Хокукка каршы гамәлләр кылган өчен җаваплылык төрләре» һәм «Кечкенә карак» дигән танып-белү белешмәлекләре алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International