Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында чаралар дәвам итә

2020 елның 18 сентябре, җомга

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева «Тынычлык һәм игелек агачы» дигән күмәк эш үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә теркәлгән балалар катнашты.

Чара башында һәр катнашучы аның өчен 1 сентябрь нәрсә ул дигән уй белән уртаклашты. Берәүләр яңа, кызыклы мәктәп тормышына аяк баскан көн, дип җавап бирделәр, икенчеләре 1 сентябрьне көз башлану белән ассоциацияләде. Аннары инструктор балаларга 2004 елның сентябренең беренче көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде. Ул вакытта мәктәптә тантаналы линейкага җыелган меңнән артык кеше террорчылар тозагында кала. Әлеге фаҗигале вакыйга мисалында балалар терроризм, үзара ярдәмләшү һәм батырлык нәрсә икәнен белделәр. Хикәя беркемне дә битараф калдырмады. Балалар күп сораулар бирделәр һәм алар арасында иң мөһиме: «Ни өчен?», «Нәрсә өчен?».

Чара ахырында балаларга «Тынычлык һәм игелек агачы» темасына панно ясарга тәкъдим ителде. Балалар терактлар вакытында һәлак булган балалар һәм олылар истәлегенә үз куллары белән ясалган кәгазь чәчәкләр һәм йөрәкләрне импровизацияләнгән агачка ябыштырдылар, шуннан соң теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International