17 сентябрьдә Минзәләдә балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча «Җиңү варислары» эш программасын тормышка ашыру кысаларында «Тормыш көзе җылы булсын» дигән акция узды.
Бу көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар белән берлектә тыл хезмәтчәне Мария Васильевна Боковага юл тоттылар. Балалар өй җыештырдылар һәм бүлмә гөлләрен күчереп утырттылар.
«Тимурчылык эше бик кирәк, чөнки өлкән яшьтәге кешеләргә кайвакыт ярдәм генә түгел, ә игътибар да кирәк. Моннан тыш, өлкәннәр белән аралашканда, балалар халкыбызның гореф-гадәтләре турында күп яңалыклар белә алалар, шулай ук өлкәннәрнең үткән вакытлар турында хатирәләрен тыңлый алалар. Мондый очрашулар яшь тимурчыларның үз-үзләрен тотышына зур тәрбияви йогынты ясый», – дип уртаклашты гаилә белән эшләү буенча белгеч Ольга Бывальцева.