Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары психолог Чулпан Галләмова белән берлектә Театр паркына сәяхәт кылдылар.
Чара Бөтендөнья туризм көне кысаларында үткәрелде. Аның максатлары: социаль хезмәт алучыларның ялларын төрлеләндерү, шәхесләрен гармонияләштерү, уңай хисләр һәм кәеф булдыру, тормыш сыйфатын яхшырту.
Сәяхәт вакытында реабилитантлар көзге табигатьнең матурлыгына сокландылар, шигырьләр сөйләделәр, Татар драма театрының яңа бинасы белән таныштылар. Шулай ук чарада катнашучылар «Контакт бар», «Мин син күрмәгәнне күрәм» күнегүләрен үтәделәр. Экскурсиядә катнашучыларның күбесе вакытларын күңелле үткәрүләрен билгеләп үттеләр.
«Парк ретриты» технологиясенә барлыгы 10 социаль хезмәт алучы җәлеп ителде.