«Оста куллар» түгәрәге эше кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар яңа төр рәсем ясау техникасын үзләштерделәр.
Хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева катнашучыларга буяулар сылау ысулы белән рәсемнәр өчен төрле төстәге фоннар ясарга ярдәм итте. Аннан соң социаль хезмәт алучылар агач ботагында утырган песи ясадылар.
Күп еллар эчендә беренче тапкыр кулларына пумала һәм буяулар алган кайбер өлкән яшьтәге кешеләр берни дә барып чыкмас, дип курыкса да, рәсем ясый башлагач, алар тиз арада иҗади процесска кушылдылар. Әзер эшләр, төрле төстәге буяуларга буялган куллары һәм битләре аларның никадәр мавыгып эшләүләрен раслый.