18 сентябрь көнне Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, Карау мәктәбендә чираттагы практик дәрес узды. Чараның темасы – «Гигиена. Эчке кием сайлау, кидертү һәм алыштыру. Бит һәм тән, баш юу буенча гигиена процедураларын күрсәтү».
Дәрес караучы персоналны хәрәкәтләнмәүче һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Чарада барлыгы өч сиделка катнашты.
Карау мәктәбендә бушлай белем алырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Әлмәт шәһәре, К. Цеткин ур., 54А йорт, 210 нчы кабинет. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 32-45-56.