«Кояшкай»да тернәкләнүчеләр сәйләннән матур әйберләр ясыйлар

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор И. В. Окушко белән берлектә балалар сәйләннән искиткеч әйберләр ясыйлар.

Сәйлән үрү – бала үсеше өчен бик күп файда китерә торган дәрес. Ул игътибарны ныгыта, моториканы, ихтыяр һәм хәтерне үстерә. Сәйлән үрү техникасы сәнгатьчә зәвык, фантазия генә түгел, тырышлык һәм сабырлык та тәрбияли. Сәйләннән төрле эшләнмәләр ясаганда, фикерләү, гади математик күнекмәләр үсә. Мондый эшчәнлек төре, һәркем файдалана алырлык булу сәбәпле, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен үз-үзләрен күрсәтү өчен менә дигән ысул булырга мөмкин.

«Кояшкай» үзәге карамагындагы балалар бик теләп сәйләннән хайваннар дөньясы белән бәйле эшләнмәләр ясыйлар. Алга таба аларны уеннар вакытында кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International