Алабугада 80 яшьлек волонтерны юбилее белән котладылар

2020 елның 18 сентябре, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Александр Федорович Ткачев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. «Алтын яшь» иреклеләр отряды активисты, ул һәрвакыт тирә-юньдәгеләрне күтәренке кәеф белән таң калдыра. Аның тирәсендә һәрчак дуслары һәм танышлары җыела: кемдер белән ул шахмат уйный, кемнедер кәнфит белән сыйлый, кемдер белән футбол яки хоккей буенча спорт матчларының нәтиҗәләре турында фикер алыша.

Александр Федорович үзенең юбилеен дуслары белән бәйрәм итәргә булды. Бәйрәм өстәлен әзерләүдә һәркем дә катнашты, ә сый әзерләгән һәм бизәгән вакытта, элек өйдә бәйрәмнәрнең ничек узуын искә төшерделәр, гаилә ашларының рецептлары белән уртаклаштылар, яраткан җырлар җырладылар.

Бу көнне юбилярга озын гомер, сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International