Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өйдә тәрбияләүче туганнары өчен уку курсы дәвам итә.
Шушы көннәрдә узган дәрес мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмый торган авыручыларны куркынычсыз күчерү мәсьәләләренә багышланган иде. Дәрестә авыруны хәрәкәт иткәндә, күтәргәндә ярдәм күрсәтүнең кинестетика элементлары белән төрле техникалары каралды. Алар караучыларның терәк-хәрәкәт аппараты травмалары барлыкка килү куркынычын минимальләштерүгә һәм булдырмауга юнәлдерелгән.
Шулай ук комплекслы үзәк белгечләре дәрестә катнашучыларга яткан авыруны урын өстендә дөрес урнаштыру буенча хәрәкәтләр күрсәттеләр.
