«Әлмәт-икмәк» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычларын өлешчә түләде

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Әлмәт муниципаль районының ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар өлешчә түләнде.

Шулай итеп, «Әлмәт-икмәк» ҖЧҖ 74 хезмәткәргә 3507,7 мең сум түләде.

«Әлмәт-икмәк» СЙ ҖЧҖ 18 хезмәткәргә 416,180 мең сум акча түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International