«Тургай»​ приюты​ балалары​ белән​ һөнәри​ юнәлеш​ бирүче​ дәрес​ үткәрделәр

2020 елның 18 сентябре, җомга

16​ нчы​ сентябрь​ көнне​ Минзәлә​ районының​ «Тургай»​ балалар​ һәм​ яшүсмерләр​ өчен социаль приютында​ «Минем​ һөнәрем​ –​ киләчәккә​ юл»​ дигән​ һөнәри​ юнәлеш​ бирүче​ чара узды. Әлеге чараны оештыруда​ һәм​ үткәрүдә​ шулай​ ук​ мәшгульлек​ үзәге​ белгечләре​ дә​ катнашты.

Һөнәр​ сайлау​ кеше​ тормышында​ төп​ бурычларның​ берсе​ булып​ тора. Хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль​ вакансияләр​ турында​ мәгълүмат​ җитмәү​ сәбәпле,​ яшьләр​ еш кына​ аларның мәнфәгатьләренә, сәләтләренә, ә​ иң​ мөһиме​ –​ хезмәт​ базары ихтыяҗларына​ туры​ килми торган​ һөнәр сайлый.​ Һөнәрне дөрес​ сайлау​ алга​ таба​ тормышта​ зур​ роль​ уйный,​ шуңа​ күрә беренчел һөнәри юнәлеш​ бирү​ әһәмиятен бәяләп​ бетермәскә​ ярамый.

Дәрестә​ балалар​ һөнәрләр​ дөньясы,​ Минзәлә​ шәһәре​ һәм​ Татарстан​ Республикасы​ хезмәт​ базарының торышы,​ һөнәри​ белем​ бирү​ юнәлешләре​ белән​ таныштылар.​ Шулай​ ук​ мәшгульлек​ үзәге хезмәткәрләре​ психологик​ тест​ үткәрде​ һәм​ тәрбияләнүчеләр​ белән​ бергә​ һөнәрләрнең​ төп​ төрләрен анализладылар,​ иң​ кирәкле​ белгечлекләр​ турында​ фикер​ алыштылар.​

Приютта​ тәрбияләнүчеләр​ әлеге​ чарага​ карата​ кызыксыну​ белдерде​ һәм​ фикер​ алышуда​ актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International