23 сентябрь көнне «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тематик сәгать оештырылды. Чараны кече сержант Инзил Дәүләтшин үткәрде.
Кичә психолог Наталья Емельянова Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә хезмәт алучы биш ата-ана белән «Бәйлелек белән мәхәббәт яртылаш» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты бәйле мөнәсәбәтләрне профилактикалау иде.
Ел саен 8 июньдә билгеләп үтелә торган Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү, коронавирус пандемиясе аркасында, соңрак вакытка күчерелде. Һәм менә бүген Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тармак хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.
Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем ишегалды – минем эшем» дигән экологик акция узды. Аның максаты – учреждение территориясен җыештыру һәм тәртип урнаштыру.
Бүген Казанның Яңа Савин районы мәшгульлек үзәгендә «Наско» ААҖ катнашында эш бирүче көне узды. Эш эзләүчеләргә сортировщик һәм төрле эш башкаручы һөнәрләре буенча буш эш урыннары тәкъдим ителде.
«Янәшәдә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру кысаларында 22 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Ләкләк көтәбез» клубы утырышы узды. Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын-кызлар өчен чараны психолог Светлана Ежова үткәрде.
Көзге игелек атнасы һәм «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Һәрвакыт тынычлык булсын» дигән төркемле чара уздырды. Орджоникидзе исемендәге скверда үткән чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә парламент дәресе узды.
2020 елның 23 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 77 771 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 433 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,83 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 11 458 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 195 кешегә кимрәк.