Бүген Казанның Яңа Савин районы мәшгульлек үзәгендә «Наско» ААҖ катнашында эш бирүче көне узды. Эш эзләүчеләргә сортировщик һәм төрле эш башкаручы һөнәрләре буенча буш эш урыннары тәкъдим ителде.
Әңгәмә барышында эш бирүче вәкиле чарада катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырды, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Шулай ук килүчеләр игътибарына Казанның Яңа Савин районындагы төрле предприятиеләрдәге 1 204 вакансия тәкъдим ителде.
Эш бирүче көнендә 27 кеше катнашты. Казанлылар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.