«Шатлык» социаль приютындагы балалар өмәгә чыкты

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем ишегалды – минем эшем» дигән экологик акция узды. Аның максаты – учреждение территориясен җыештыру һәм тәртип урнаштыру.

Тәрбияләнүчеләр тырма, себерке һәм капчыклар алып, приют территориясендә тәртип урнаштырдылар: коры үлән һәм яфракларны җыештырдылар, юлларны себерделәр. Эш вакытында балалар шаярыштылар, көлделәр, тәрбияче тәкъдим иткән экологик тәртип буенча киңәшләр турында фикер алыштылар. Балалар үз хезмәт нәтиҗәләреннән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International