Ел саен 8 июньдә билгеләп үтелә торган Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү, коронавирус пандемиясе аркасында, соңрак вакытка күчерелде. Һәм менә бүген Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тармак хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәмгә җыелган белгечләрне район социаль яклау бүлеге мөдире Гүзәл Минаева һәм «Өмет» үзәге директоры Рафис Газизов котладылар. Бүген комплекслы үзәк хезмәткәрләренә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.