ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

24 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галләмова «Кабат 25» дигән күңел ачу-ял чарасы үткәрделәр. Ул социаль хезмәт алучыларның берсенең 50 яшьлек юбилеена багышланган иде.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Екатерина Мясникова һәм тәрбияче Галина Рогова социаль хезмәт алучылар өчен кул эшләре түгәрәге оештырдылар.

Учреждениедә янгын-профилактика эшчәнлеге кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр урманда экскурсиядә булдылар.

24 нче сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге эш бирүче көне үткәрде, анда «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.

Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Юбилей уңаеннан 24 сентябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан – яраткан йортым» дигән танып-белү һәм күңел ачу чарасы узды.

Шушы көннәрдә «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм Түбән Кама медицина көллияте волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнир Муллахмәт улы Гаязов янына барып кайттылар.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны даими рәвештә өйләренә барып, барлап торалар. Бу аларның яшәү шартларын һәм тормыш сыйфатын тикшерү максатыннан эшләнә.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова «Җиңү кыюлар кулында!» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында 22 сентябрь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче социаль участокта чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International