Татарстан халкына 46 940 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 23 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 77 771 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 433 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,83 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 940 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 226 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,66 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 049 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 69 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International