Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләрне уяу булырга чакыралар

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

23 сентябрь көнне «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тематик сәгать оештырылды. Чараны кече сержант Инзил Дәүләтшин үткәрде.

Яшәүчеләргә тагын бер кат уяу булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәрттеләр. Юрисконсульт Любовь Наумова социаль хезмәт алучылар белән учреждениедәге эчке тәртип кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.

Чара Россия Федерациясе территориясендә кылынган террорчлык актлары корбаннары истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International