«Янәшәдә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру кысаларында 22 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Ләкләк көтәбез» клубы утырышы узды. Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын-кызлар өчен чараны психолог Светлана Ежова үткәрде.
Чара башында психолог хатын-кызларга үз халәтләренә диагностика үтәргә тәкъдим итте. Рәсем өчен теге яки бу төсләр сайлау бәяләнде. Хатын-кызларның күбесе аңсыздан яшел төс сайлады, бу, психолог сүзләренчә, үз халәтеңне авыру буларак кабул итү турында сөйли.
Клуб утырышы «Жизнь изнутри» фильмын карау белән дәвам итте. Яңа туган сабыйның үзен ничек хис итүен тою өчен, булачак әниләр «Кечкенә бала» релаксациясендә катнаштылар.
Ахырда психолог барлык катнашучыларга да «Булачак әниләргә 20 киңәш» дигән белешмәлек таратты. Әлеге мәгълүмат белән танышу хатын-кызларга сабый көтүне аңлы бер эшкә әйләндерергә мөмкинлек бирәчәк.