Арча тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр ТР Конституциясе белән танышалар

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә парламент дәресе узды. Психолог Алинә Сабирова җитәкчелегендә балалар Татарстан Республикасы Конституциясе белән якыннан таныштылар, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белделәр.

Мондый чаралар, оештыручы сүзләренчә, үз ватаныңа карата горурлык хисе, ил законнарына хөрмәт тәрбияли, республика тарихына карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International