Кичә психолог Наталья Емельянова Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә хезмәт алучы биш ата-ана белән «Бәйлелек белән мәхәббәт яртылаш» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты бәйле мөнәсәбәтләрне профилактикалау иде.
Психолог бәйлелекнең нәрсә икәне һәм ни өчен мондый мөнәсәбәтләр алкоголизмга, наркоманиягә яки башка төр бәйлелеккә китерә алганы турында сөйләде. Тиешле тест ясап, катнашучылар һәр гаиләдә бәйлелек дәрәҗәсен билгеләделәр. Белгеч тәкъдим иткән «Нык бәйләнгәннәр», «Әйлән-бәйлән» күнегүләре һәм «Пәрәвез» психологик уены игътибар фокусын әйләнә-тирәдәгеләр белән конструктив диалогка күчерергә мөмкинлек бирде.
Якын кешеләр белән аралашу сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күчсен өчен, чарада катнашучыларның барысы да «Матрицадан чыгу» дигән белешмәлекләр алды.