Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 11 458 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 195 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада республиканың башка моношәһәрләрендә дә эшсезләр саны кимеде: Алабуга (-25), Яшел Үзән (-33), Менделеевск (-4), Түбән Кама (-48), Кама Аланы (-4), Чистай (-75). 2020 елның 22 сентябренә әлеге шәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 875, 2 548, 265, 4 023, 546 һәм 1 147 эшсез кеше исәптә тора.