Көзге игелек атнасы һәм «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Һәрвакыт тынычлык булсын» дигән төркемле чара уздырды. Орджоникидзе исемендәге скверда үткән чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.
Балалар дискуссиядә актив катнаштылар, игелек, тынычлыкның нәрсә икәне, ничек толерант кеше булу турында фикер алыштылар. Шулай ук алар бу көнне кылган изге гамәлләре турында сөйләделәр.
Аннан соң яшүсмерләр әти-әниләре белән бергә «Һәрвакыт тынычлык булсын» дигән асфальтта рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Күп кенә балалар кояш, чәчәкләр, салават күпере, елмая торган кешеләр рәсемнәре ясадылар, узып баручыларга теләкләр яздылар. Барлык иҗади эшләр жюри тарафыннан югары бәяләнде, ә катнашучылар татлы призлар алды.