Тармак психологлары яшүсмерләрдә интернет-бәйлелекне ничек булдырмау турында сөйли

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында 22 сентябрь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче социаль участокта чара үткәрде. Белгеч ата-аналар җыелышында катнашучыларга яшүсмерләрдә интернет-бәйлелекне ничек булдырмау турында сөйләде.

Ата-аналар компьютерга бәйлелек барлыкка килү сәбәпләре белән таныштылар, алар арасында: ата-аналар тарафыннан контроль булмау, гаиләдә аралашу җитмәү, компьютер белән аралашу психогигиенасы кагыйдәләрен белмәү, яшүсмернең реаль дөнья авырлыкларыннан виртуаль дөньяга качарга омтылуы.

Яшүсмерләрдә компьютерга бәйлелекне кисәтү максатыннан психолог ата-аналарга берничә киңәш бирде, шулай ук ул катнашучыларны хәзерге заман яшүсмерсенең кыйммәтләре һәм шәхеснең самопортреты турында психологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International