Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Екатерина Мясникова һәм тәрбияче Галина Рогова социаль хезмәт алучылар өчен кул эшләре түгәрәге оештырдылар.
Чираттагы дәрестә интернат-йортта яшәүчеләр торцевание техникасы белән таныштылар һәм композицияләр ясарга өйрәнделәр. Гофрлы кәгазьдән социаль хезмәт алучылар гаҗәеп матур чәчәк ясадылар.
Учреждение карамагындагылар вакытны кызыклы һәм күңелле генә уздырып калмыйча, кулларның вак моторикасын һәм иҗади фикерләүне дә үстерделәр.