«Изгелек» үзәгендә реабилитантларның берсенең юбилеен билгеләп үттеләр

2020 елның 25 сентябре, җомга

24 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галләмова «Кабат 25» дигән күңел ачу-ял чарасы үткәрделәр. Ул социаль хезмәт алучыларның берсенең 50 яшьлек юбилеена багышланган иде.

Бу көнне учреждениедә рус һәм татар телләрендә эстрада җырлары яңгырады. Оештыручылар әзерләгән конкурслар залда күңелле һәм дустанә атмосфера тудырдылар.

Юбилярга бик күп җылы һәм ихлас теләкләр яңгырады, кунаклар аңа үз куллары белән ясаган эшләнмәләр бүләк иттеләр.

Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да төрле музыкаль, бию конкурсларында, викториналарда бик теләп катнаштылар, татлы призлар оттылар. Чарада 26 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International