Учреждениедә янгын-профилактика эшчәнлеге кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр урманда экскурсиядә булдылар.
Балалар белән урманда куркынычсызлык кагыйдәләре, табигатькә зыян китерергә ярамау, урман массивларын саклау кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар бик теләп коелган яфраклардан чәчәк бәйләмнәре, гадәти булмаган ботаклар җыйдылар, агачлар карадылар, көзнең матурлыгына сокландылар.
Урманда йөрү приютта тәрбияләнүчеләргә бик күп уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр бүләк итте.