«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә ТАССР юбилее уңаеннан чара уздырдылар

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Юбилей уңаеннан 24 сентябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан – яраткан йортым» дигән танып-белү һәм күңел ачу чарасы узды.

Тәрбиячеләр В. Ф. Зарипова һәм Л. В. Полуэктова балаларга дәүләт символлары, республиканың барлыкка килү тарихы, халык традицияләре, мәдәни кыйммәтләр турында сөйләделәр. Хикәя матур видеопрезентация белән үрелеп барды.

Реабилитант Виктория Гулящева «Мин яратам сине, Татарстан» җырын һәм татар җырына заманча бию башкарды, ә үзәк тәрбиячесе В. Ф. Зарипова чарада катнашучыларны халык җырлары куплетлары белән шатландырды. Шулай ук балалар халык уеннарында һәм конкурсларда актив катнаштылар һәм моның өчен татлы призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International