Биектау районында өлкәннәрнең яшәү шартларын тикшерәләр

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны даими рәвештә өйләренә барып, барлап торалар. Бу аларның яшәү шартларын һәм тормыш сыйфатын тикшерү максатыннан эшләнә.

Күчмә чаралар барышында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре гражданнарга социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге һәм аларның исемлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга каралган социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итә. Комплекслы үзәк белгечләре гражданнарга барып, торак-көнкүреш һәм социаль яшәү шартларын тикшерү акты, шулай ук өлкән яшьтәге кешенең яки инвалидның чит кеше ярдәменә мохтаҗлыгын бәяләү битен тутыралар. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык билгеләнгән очракта, белгечләр өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле документлар җыюда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International