Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова «Җиңү кыюлар кулында!» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү белән кызыксынуларын, хәрәкәт активлыгын арттыру һәм сәламәтлекне ныгыту.
Чара ярыш формасында узды. Катнашучылар ике командага бүленеп, төрле биремнәрне үтәделәр һәм туп, гимнастика таякчыгы, ракетка белән эстафеталар уздылар. Шулай ук программага төрле табышмаклар да кертелгән иде.
Ярыш катнашучыларга командада эшли белүне камилләштерергә ярдәм итте. Чарада барлыгы 10 кеше катнашты.