Серго исемендәге завод яшел үзәнлеләргә 60 ка якын вакансия тәкъдим итте

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

24 нче сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге эш бирүче көне үткәрде, анда «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.

Эш бирүче тарафыннан 57 вакансия тәкъдим ителде: инженер-конструктор, эксплуатация хезмәте башлыгы, кладовщик, кондитер, кухня эшчесе, автомобиль йөртүче, токарь, МСР слесаре, автомобиль ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, кран машинисты, транспортировщик, химикатлар биреп тору буенча эшче, йөк төяүче, фрезеровщик, штамплаучы һ. б.

Эш бирүче көненә 103 кеше килде. Чарада катнашучылар эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру, шулай ук һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча мәшгульлек хезмәте белгечләреннән консультацияләр алдылар.

Чарада катнашучыларның барысына да «Работа в России» гомумроссия вакансияләр базасы» дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International