Социаль проект кысаларында Түбән Кама волонтерлары сугыш ветераны янына барып кайтты

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм Түбән Кама медицина көллияте волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнир Муллахмәт улы Гаязов янына барып кайттылар.

Ветеранның хәлен волонтерлар ай саен белешеп тора. Бу юлы да Мөнир Муллахмәт улының социаль-көнкүреш проблемалары юклыгы ачыкланды, ул һәрвакыт якыннарының игътибарын тоеп яши. Булачак медицина хезмәткәрләре өлкән кешенең кан басымын үлчәделәр, йөрәген тыңладылар, шулай ук яңа коронавирус йогышы белән бәйле саклык чараларын үтәү кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр.

Очрашу ахырында волонтерлар Мөнир бабайны туган көне һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән чын күңелдән котладылар, аңа «Веста» үзәге карамагындагылар ясаган открытка тапшырдылар, нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер һәм яхшы кәеф теләделәр. Ветеран волонтерларга һәм белгечкә күрсәткән игътибарлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International