ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Бөреле» ЯАҖ 207 хезмәткәр алдындагы гомуми 4 931,130 мең сумлык бурычын түләде.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Әлмәт районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Тере хатлар» акциясендә катнашты.

Зәй муниципаль районында Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды ярдәмендә «Үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте» проектын тормышка ашыру дәвам итә.

«Биеп яшибез» проектын тормышка ашыру кысаларында 23 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Музыкаль эшчәнлеккә җәлеп итү» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучы, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле алты бала катнашты.

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән темага төркемле дәрес узды. Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары өчен әлеге чараны гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Д. В. Җамалетдинова һәм С. В. Шакирова үткәрделәр.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен джакколо, башкача жульбак, өстәл уены буенча мини-турнир уздырдылар. Уен иганәче акчаларына сатып алынды.

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тематик шигырь укучылар конкурсы узды.

22 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» иреклеләр отряды волонтерлары белән берлектә Түбән Кама шәһәренең туган көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган акция уздырдылар. Чара 10 нчы социаль участокта узды.

22 сентябрь көнне Әлмәт районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбендә укыту чарасы узды. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында учреждениедә «Гипертоник криз вакытында медицина ярдәме күрсәтү технологиясе» дигән темага дәрес үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International