Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Әлмәт районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Тере хатлар» акциясендә катнашты.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 64 пенсионерга, хәзер лаеклы ялда булган комплекслы үзәкнең элеккеге хезмәткәрләренә, хат яздылар. Акциянең максаты – тормыш тәҗрибәсе һәм хезмәт сөючәнлеге хәзерге буын өчен үрнәк булган өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерү.