Арча тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр джакколо буенча турнирда катнаштылар

2020 елның 25 сентябре, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен джакколо, башкача жульбак, өстәл уены буенча мини-турнир уздырдылар. Уен иганәче акчаларына сатып алынды.

Жульбак – ул спорт агач уены, аның асылы агач шайбаларны тактадагы махсус тишекләргә кертү. Уен ике гасыр элек Голландиядә җайлаштырылган, хәзер ул төрле яшьтәге балалар арасында популярлаша бара.

Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өстәл уены кагыйдәләрен тиз үзләштерделәр һәм хәзер ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Балалар бик теләп уйныйлар һәм дусларча турнирларда җиңәләр.

Тәрбияче Филсинә Гарәфиева билгеләп үткәнчә, өстәл уеннары балаларга команда рухын тоярга, вак моторика, хәрәкәтләрне координацияләү үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International