Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре квартал саен балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрәләр.
«Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Көчләүсез дөнья» дигән методик сәгать узган. социаль эш буенча белгеч Миләүшә Авзалова оештырган чарада учреждениенең 28 хезмәткәре катнашты.
«Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру йөкле хатын-кызлар арасында аналардан баш тартуны кисәтүгә һәм аңлы ата-ана позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрүне күздә тота. Шушы көннәрдә Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаилә конференциясе булып узган. Анда ике гаилә катнашты.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты өлкәннәр һәм инвалидларның сәламәтлеген саклау һәм яклау өчен ел саен прививка кампаниясе үткәрә.
Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Толерантлык – экстремизмга җавап» дигән чара узган. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үткәрде.
«Сәламәт Россия – Гомуми эш» проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы балигъ булмаганнар өчен «Познавалов командасы» сериалының «Зәһәрле төтен сере» дигән мультфильм карау оештырды.
Мобиль бригада ‒ ул өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эш формасы, өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга һәм районның ерак торак пунктларында яшәүче гражданнарга кичектергесез социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә белгеч Марина Токмачева «Балалар үсешендә өстәл уеннарының роле» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара «Игротека. Шатлыклы балачак» дип исемләнгән программа кысаларында үтте.
Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр буенча учреждениедә ел ярым дәвамында тормышка ашырылган «Мин сөйләшәм!» проекты ахырга якынлашып килә.
7нче сентябрьдән 23нче сентябрьгә кадәр мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренең 14 хезмәткәре «Инвалидларны, инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү» программасы буенча укуларда катнаштылар.