Зәйдә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтү хезмәте эшли

2020 елның 25 сентябре, җомга

Үсешләрендә авыр һәм күп төрле тайпылышлар булган балаларда интеллект, сөйләм, сенсор өлкәсе, гомуми һәм вак моторика, үз-үзеңне тоту һәм аралашу күнекмәләре зыян күрә. Мондый бала тәрбияләүче гаилә төрле медицина проблемалары белән генә түгел, ә гаиләнең эшчәнлеге, ата-аналар тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләү буенча төрле рольләр башкару белән бәйле психологик-педагогик проблемалар белән дә очраша.

Зәй муниципаль районында Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды ярдәмендә «Үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Программаның максаты – гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү, ул гаиләдәге тәрбия һәм тернәкләндерү шартларында мондый балаларның мөмкин кадәр күбрәк үсешен тәэмин итүгә, гаиләләрнең ресурс потенциалын һәм социаль-тернәкләндерү компетенциясен ныгытуга юнәлдерелгән.

Сентябрь аенда үткәрелгән чараларда 22 гаилә катнашты. Алар актив социаль тормышка, социаль тернәкләндерү һәм әти-әниләрдә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерү өчен кирәкле махсус компетенцияләр формалаштыру процессына җәлеп ителде. Программа мәдәни-ял чараларын, иҗади мастер-классларны, психологик тренингларны, сәламәтләндерү йөрешләрен һәм консультацияләрне үз эченә ала.

Проектның программа чараларында катнашу инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең эмоциональ фонында уңай чагылыш таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International