22 сентябрь көнне Әлмәт районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбендә укыту чарасы узды. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында учреждениедә «Гипертоник криз вакытында медицина ярдәме күрсәтү технологиясе» дигән темага дәрес үткәрделәр.
Чарада ун караучы (сиделка) һәм авыру гражданинның бер туганы катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Тәрбия мәктәбендә дәресләр авыру кеше өчен уңайлы шартлар тудыру һәм тәрбияче өчен карау процессын җиңеләйтү өчен гомуми карауның теоретик һәм гамәли күнекмәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән.