Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
«Карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру өчен Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өстәмә предметлар белән җиһазландырылган кабинет булдырылган, мәгълүмати стендлар ясалган. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мәгълүматны даими рәвештә актуальләштерәләр, тематик буклетлар эшлиләр, алар учреждениедә генә түгел, район хастаханәсендә дә таратыла.
Бүгенге көндә Карау мәктәбендә 11 дәрес үткәрелде. Укуларны социаль хезмәткәрләр һәм Теләче муниципаль районының аз хәрәкәтләнүче гражданнарының туганнары узды.