22 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» иреклеләр отряды волонтерлары белән берлектә Түбән Кама шәһәренең туган көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган акция уздырдылар. Чара 10 нчы социаль участокта узды.
Акция барышында волонтерлар һәм белгеч шәһәр халкына 1966 елның 22 сентябрендә Түбән Кама эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирелүе турында сөйләделәр. Ярты гасырдан артык тарихы булган Түбән Кама Россиянең эре сәнәгать үзәгенә әверелде. Түбәнкамалыларны котлап, оештыручылар аларга шәһәр символикасы төшерелгән открыткалар һәм «Веста» үзәгендә тәрбияләнүчеләр куллары белән ясалган чәчәкләр тапшырдылар.
Үткәрелгән акциянең максаты татарстанлыларга патриотик тәрбия бирү иде.