«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тематик шигырь укучылар конкурсы узды.
Приютта тәрбияләнүчеләр «Терроризмны кичерү юк!» темасына шигырьләр әзерләделәр һәм укыдылар. Яшь башкаручыларның һәрберсе әсәр авторларының хис-тойгыларын тыңлаучыларга җиткерә алды. Конкурста катнашучыларның барысы да бик яхшы әзерләнеп, үз осталыкларын күрсәттеләр. Балалар грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.