«Веста» үзәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен бию дәресе оештырды

2020 елның 25 сентябре, җомга

«Биеп яшибез» проектын тормышка ашыру кысаларында 23 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Музыкаль эшчәнлеккә җәлеп итү» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучы, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле алты бала катнашты.

Дәрес башында балаларның бию сәнгатенә карашын, нинди музыка яратуларын билгеләделәр. Шуннан соң социаль педагог «Дустыңны таб» дигән хәрәкәтчән уен үткәрде. Катнашучыларны төркемле дәресләр кагыйдәләре белән таныштырганнан соң, социаль педагог балаларга музыкаль келәм ярдәмендә берничә кызыклы күнегү ясарга тәкъдим итте. Ритмик музыка астында балалар тәкъдим ителгән күнегүләрне бик теләп башкардылар, телевизор экранындагы биючедән калышмаска тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International