«Гармония» үзәгендә яшьләргә терроризмга каршы тәрбия бирү

2020 елның 25 сентябре, җомга

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән темага төркемле дәрес узды. Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары өчен әлеге чараны гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Д. В. Җамалетдинова һәм С. В. Шакирова үткәрделәр.

Дәреснең максаты – укучыларны теракт һәм заложникларга алынган очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Яшүсмерләргә «Хәтер дәресе. Без сине хәтерлибез, Беслан» видеоролигы күрсәтелде. Укучылар «Теракт янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» уенында актив катнаштылар, ә җиңүче грамота белән бүләкләнде. Бесландагы теракт корбаннары истәлегенә чарада катнашучылар шәмнәр кабыздылар.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык нигезләрен белүне камилләштерергә, яшь буында иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International