25 нче сентябрьдән 30 нчы сентябрьгә кадәр Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең ике хезмәткәре «Конструктив» республика онлайн-форумының «Буллингны профилактикалау» юнәлеше буенча программасын үттеләр.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре чара үткәрде.
Бу атнада «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге Карау мәктәбендә индивидуаль дәрес үткәрелде. Чара тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес куллануга багышланган иде.
30 сентябрь көнне Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Любовь Ивановна Козлова үзенең 99 яшьлеген билгеләп үтте.
6 нчы октябрь көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыра.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» иреклеләр отряды активистлары Александровка паркында узган сәламәтлек квестында катнаштылар. Чарада шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан башкаласыннан килгән хәйриячеләр булдылар. «Казан әниләре» оешмасы, «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды, 177 нче номерлы лицей, 391 нче номерлы балалар бакчасы, 129 нчы номерлы балалар бакчасы, 62 нче номерлы мәктәп, 186 нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицей вәкилләре бик күп бүләкләр алып килделәр: гигиена кирәк-яраклары, иҗат өчен әйберләр, «Армед» рециркуляторы, матраслар һ.б.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган Актив пенсионер мәктәбе укучылары Казанда булып кайттылар. Экскурсия «Кабат мәктәпкә» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны Олы Шәмәк авыл мәдәният йортының «Туслох» иҗат коллективы котлады.
Бүген Югары Ослан муниципаль районында профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Чара барышында өч гаилә эше каралды, аларда җиде балигъ булмаган бала тәрбияләнә.